“Татар теленең стилистик системасы” ЭЛЕКТИВ КУРСЫ ПРОГРАММАСЫ 11 сыйныф (рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен)

 

“Татар теленең стилистик системасы”

ЭЛЕКТИВ КУРСЫ

ПРОГРАММАСЫ

11 сыйныф

(рус мәктәбендә укучы

татар балалары өчен)

 

Аңлатма язуы

Стилистика – тел һәм сөйләм стильләре турындагы фән, филологиянең бер тармагы. Ул тел һәм әдәбият фәннәренең уртак өлкәсе дип санала. Стилистика ХХ гасыр башларында мөстәкыйль фән буларак формалашып җитте. Телне аралашу, аңлашу коралы дип кенә карау бик үк дөрес түгел, чөнки тел халыкның рухи эшчәнлеген чагылдыручы мөһим чара да. Телдә халыкның рухи табигате, тел-көнкүреше ачык чагылыш таба. Димәк, телне гамәли яктан куллана белү, тел күнекмәләренә ия булу мөһим. Стилистиканы хаклы рәвештә телнең җаны дип йөртәләр.

Фән буларак стилистика тел һәм сөйләм чараларын куллану үзенчәлегеннән чыгып өйрәнә. Ул телнең башка тармаклары белән дә (фонетика, лексикология, грамматика) тыгыз бәйләнештә. Стилистика курсы шушы фәннәрнең өйрәнү предметларын гомумиләштереп үз эченә ала. Стилистика аларга башкача якын килә. Авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне сөйләмдә куллану үзенчәлекләрен сөйләм вакытында үтәгән хезмәтләре яктылыгыннан чыгып өйрәнә. Димәк, стилистика телне система буларак кулланылышта, хәрәкәттә чагында яктырта. Стилистика филология фәненең аерым тармагы буларак телнең барлык бүлекләрен дә бербөтен итеп, аларның сөйләм вакытында кулланылу мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен искә алып өйрәнә.

Нәкъ менә стилистика фәне сөйләмне дөрес оештыру юлларын, фикерне иң дөрес һәм кирәкле сүзләр ярдәмендә әйтеп бирү ысулларын, ягъни сөйләм-фикерләү культурасының төп нигезләрен өйрәнә.

“Татар теленең стилистик системасы” электив курсы рус мәктәбенең 9нчы, 11нче сыйныфларының татар төркемнәрендә эшләүче укытучылар  өчен тәкъдим ителә.

Электив курсның актуальлеге:

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”нда 9нчы, 11нче сыйныфларда стилистикага өлешчә урын бирелә. 9нчы һәм 11нче сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стильләрнең үзенчәлекләре турында танышып китсәләр дә, мәктәп программасында стилистика буенча тулы белем бирү каралмаган. Бу фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү электив курсның нигезендә ята.

Электив курсның төп максаты. Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген, байлыгын,  сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген күрсәтү, сөйләм телен үстерү  һәм камилләштерүгә ярдәм итү – бу курсның төп максаты.

Программаның төп бурычлары:

  1. Сөйләм культурасының төп аспектлары белән таныштыру.
  2. Сөйләмдә сүзнең төп роле һәм әһәмияте турында аңлату.
  3. Телнең функциональ стильләре турында аңлату.
  4. Матур әдәбият стиле һәм гади сөйләм теленең үзенчәлекләре белән таныштыру.
  5. Образлы сурәтләү чаралары, стилистик фигуралар һәм тропларның үзенчәлекләрен, аларны сөйләмдә дөрес куллануның әһәмиятен аңлату.
  6. Әңгәмә һәм аның төрле тармаклары, әңгәмә кору үзенчәлекләре белән таныштыру.
  7. Практик дәресләрне оештыру үрнәкләре белән таныштыру.

Программаның билгеләнеше:

34 сәгатькә исәпләнгән бу программа 9-11 нче сыйныф укучыларына адреслана һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең 9нчы, 11нче сыйныфларының татар төркемнәрендә кулланыла ала.

 

Программа эчтәлегенең төзелеше:

Программа 7 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән.

Кереш.

  1. Стилистика һәм аның төп өйрәнү предметы, бурычлары.
  2. Матур әдәбият стиле.
  3. Троплар – сөйләм теленең алтын бизәкләре.
  4. Стилистик фигуралар.
  5. Көнкүреш сөйләм теле.
  6. Әңгәмә — иҗтимагый тормышның иң әһәмиятле бер күренеше.
  7. Сөйләм культурасын тәрбияләү.

Төп темаларны өйрәнү 25 сәгатькә исәпләнә. Теоретик сорауларны өйрәнеп бетергәннән соң, гамәли дәресләр үткәрү карала. Бу дәресләр 9 сәгатькә исәпләнгән. Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга һәм укучыларның теоретик материалларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итә. Укытучы аларны үзе теләгәнчә үзгәртә дә ала.

 

 

 

 

 

“Татар теленең стилистик системасы”

электив курсы программасының эчтәлеге

Кереш. Курсның төп максаты, бурычлары, актуальлеге турында. Библиографик чыганаклар белән танышу.

 

I бүлек. Стилистика фәне үзенчәлекләре. Телнең функциональ стильләренә характеристика бирү. Матур сөйләм сәнгатенә хас билгеләр, хәзерге сөйләм теле этикасы нормалары. Сүзнең асылы, сөйләмдә аның төп роле.

Логик эзлекле, эмоциональ, ышандырырлык бербөтен мәгънәгә ия булган сөйләм телен үстерү.

 

II бүлек. Гади сөйләм теле лексикасы.

Матур әдәбият стиле, стилистик бизәкләр. Төшенчәләрне белдерүдә синонимнарның роле. Образлы сөйләмдә капма-каршылыкны белдерүнең махсус чарасы буларак – антоним. Төшенчә һәм образ. Сүзнең эчке формасы һәм образлылык.

 

III бүлек. Сәнгатьле сурәтләү чарасы буларак – троплар, аларның төрләре.

Метафора – кешенең эчке кичерешләрен, рухи дөньясын сурәтләүнең төп чарасы. Метафораның өч төре: 1) катып калган (үле); 2) образлы; 3) автор метафоралары.

Фикерне җыйнакландырып бирүдә метонимия, синекдоханың роле.

Аллегория (киная) – тормыш күренешен читләтеп тасвирлауның иң үткен чарасы.

Читләтеп (астыртын) көлү аша кешене тиешенчә тәрбияләү чарасы буларак ирония.

Парадокс – катып калган искелекне җимерү, аннан көлү чарасы. Парадоксның үзенчәлекләре: кыскалык, фикернең логик төгәлләнгән һәм ачык булуы.

 

IV бүлек. Сөйләм фигуралары – синтаксик конструкцияләрнең үзенчәлекле формалары.

Антитеза (төшенчәләрне капма-каршы куеп, фикер, фраза тудыру) һәм градация (төшенчәләрнең мәгънәләре үсә һәм кими бару тәртибендә урнашуы) үзенчәлекләре.

Оксюморон (образны капма-каршылыклы күренешләрнең бердәмлеге аша сурәтләү) – үткен мәгънәле фикерне оештыручы фигура.

Риторик эндәш һәм сорау – сөйләмдә әһәмиятле мәгънәви позицияне билгеләү, тыңлаучының фикерен үзең теләгәнчә формалаштыру өчен кулланыла торган фигуралар.

Инверсия күренеше – иң киң таралган стилистик фигура, аның әһәмияте.

Анафора һәм эпифораның төп үзенчәлекләре.

 

V бүлек. Көнкүреш сөйләм теленең кулланылыш сферасы, лексика составы.

Дублет һәм күрсәткеч сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы һәм урыны. Гади сөйләм теленең синтаксик һәм морфологик төзелеше.

 

VI бүлек. Әңгәмә кора белүнең әһәмияте. Әңгәмә төрләре, аларның үзенчәлекләре, аның төп модельләре.

 

VII бүлек. Сөйләм этикасы нормалары. Аудиториядә чыгыш ясау үзенчәлекләр. Әңгәмә коруның төп юнәлешләре. Әзерлексез чыгыш ясауның үзенчәлекләре: үз-үзеңне тота белү (мимика), сөйләмнең төп фикерен җиткерә белү, кереш һәм йомгаклау сүзен формалаштыру.

 

 

 

Электив курсның укыту-тематик планы

(34 сәгать)

БүлекДәрес саныДәрес темасыЭш формасы
Кереш1“Татар теленең стилистикасы” электив курсның максаты һәм бурычлары.Кереш дәрес
I бүлек2-4Стилистика һәм аның өйрәнү объекты, аның өйрәнү предметы, бурычлары:

— сөйләмдә сүзнең тоткан урыны һәм көче;

— матур һәм сәнгатьле сөйләм алымнары;

— телнең функциональ стильләре (матур әдәбият стиле; фәнни, рәсми эш кәгазьләре, публицистик стильләр);

— хәзерге чорда татар әдәби теленең стилистик мөмкинлекләре.

Дәрес-лекция

Диспут

 

Семинар-дәрес

5Газетада басылып чыккан берәр мәкаләгә анализ ясагыз: автор газета теленә (публицистикага) хас булган нинди чаралардан файдаланган?Практик дәрес
II бүлек6-10Матур әдәбият стиле. Әдәби әсәрләрнең телен өйрәнә торган аерым тармак буларак күчерелмә мәгънәне бирә торган сурәтләү чаралары:

—      Эпитет һәм чагыштырулар.

 

 

 

—      Синонимнар. Синонимнар рәте. Синонимнарның стилистик мөмкинлекләре.

 

 

—      Антонимнарның сөйләмне оештырудагы әһәмияте, образлы сөйләмдәге роле.

—      Омонимнар, аларның төрләре (омографлар, омофоннар, омоформалар). Аларның стилистик сурәтләү мөмкинлекләре.

 

 

—      Матур әдәбият стиленең татар телен үстерүдәге роле.

Аңлатмалы сүзлек һәм башка чыганаклар белән эш

 

Әдәби текстлар язып карау

 

Тезмә һәм чәчмә әсәрләрне анализлау

 

Диспут

11Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясендәге образлы сурәтләү чараларын табыгыз. Аларга характеристика бирегез.Практик дәрес
12Стилистик эксперимент үткәрегез: әсәрнең бер өлешендә бирелгән сурәтләү чараларын төшереп калдырып укыгыз һәм чагыштырып әйтегез: кайсы текст матуррак, ни өчен?Практик дәрес
131.“Көзге урман”, “Кышкы табигать” темаларының берсен сайлап алыгыз, төрле сурәтләү чаралары кулланып тасвирлагыз.

2. Язган текстыгызны анализлагыз: сурәтләү чаралары дөрес кулланылганмы, табигать җанлы һәм образлы булып күз алдына киләме?

Практик дәрес
III бүлек14-16Троплар – матур сөйләмнең алтын бизәкләре:

—      Метафора, метонимия, синекдоха.

—      Аллегорияләр. Эзоп теленең үзенчәлекләре.

—      Ирония һәм парадокс, аларның үзенчәлекләре.

Иҗади эш: Интернет материалларын туплап, анализ ясау, инша язу
IV бүлек17-20Стилистик фигуралар:

—      Анафора һәм эпифора – шигърият юлдашлары.

—      Оксюморон һәм антитеза – сүз сәнгатенең гүзәл үрнәкләре.

—      Синонимнар баскычы – градация.

—      Риторик эндәш (апостроф) һәм риторик сорау (интеррогация) үрнәкләре.

—      Инверсия күренеше.

Семинар дәрес

 

Газета-журналлар һ.б. чыганаклар белән эш итү

21Шигырь текстларында кулланылган тропларны һәм стилистик фигураларны табу. Аңлатма бирү.

 

Практик дәрес
22-23I. Бирелгән темаларга фразеологизм, эпитет, метафора, чагыштырулар кулланып, кыскача текст төзегез.

Бирелгән темалар: Яшьлек. Ярлылык. Байлык. Ялгызлык.Сагыш.

Үрнәк өчен “Сагыш” темасын алабыз. Бу күренешне түбәндәгечә сурәтләп була.

Көнем – караңгы төн. Йөрәгем әрни, сыкрый, өзгәләнә. Сагышлы уйлар миемне томалый. Күз алдымда карурмандай билгесезлек.

Күргәнегезчә, бу текстта метафора, фразеологизм, градация, эпитет, чагыштыру кулланылган.

II. Антитезалар кулланып, үзегез белгән кешенең тышкы кыяфәтен сурәтләгез: портретын бирегез.

III. Градация рәтен дәвам итегез.

1)         Нинди матур, нинди …, нинди …, нинди … минем туган җирем!

2)         Сандугачның дәртле, …, …, … тавышын тыңлап туймассың!

Мисал өчен.

Мин күпме әйтсәм дә, күпме такылдап торсам да, күпме кабатласам да, ул барыбер үзенекен эшләде.

 

 

Практик дәресләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

V бүлек24-25Көнкүреш сөйләм теле:

—  Кулланылыш сферасы, лексика составы.

— Гади сөйләм теленең морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре, жанрлары.

Дәрес-лекция

 

Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш

VI бүлек26-28Әңгәмә — иҗтимагый тормышның иң әһәмиятле бер күренеше:

—      Әңгәмәнең асылы һәм аның типлары: якыннарың белән әңгәмә; таныш булмаган кеше белән әңгәмә; эшлекле әңгәмә; өстәл яны әңгәмәсе.

—      Комплимент һәм тостлар әйтә белү.

Уен үткәрү (импровизация)

 

 

Диспут

 

 

29I. Сөйләмә стильгә мисаллар уйларга.

II. Түбәндәге җөмләләрдә рәсми стиль сүзләрен алып ташлап, сөйләм телен гадиләштерегез.

— Сез ни өчен җыештыручы хезмәтеннән файдаланмыйсыз?

— Капкадан чыгуга яшел массив башлана.

— Балык тотуны активлаштыру өчен, сез нинди чаралар күрәсез?

— Сез нәрсәне күздә тотып борчыласыз?

(Мисал. Сез нигә борчыласыз?).

 

Практик дәрес
VII бүлек30-33Сөйләм культурасын тәрбияләү:

—      Сөйләм тәртибе этикасы (коммуникатив хезмәттәшлек принцибы: фикерләреңне көчләп такма, әңгәмәдәшеңне тыңла, дустанә мөнәсәбәттә бул).

—      Башка кеше сөйләмен кабул итү һәм бәяләү.

—      Аудиториядә (кешеләр каршында) чыгыш ясау (күрү контакты, тавыш контакты).

—      Әңгәмә кору һәм бәхәсләшү нигезләре.

—      Әзерлексез чыгыш ясау алымнары (импровизация).

 

Дәрес-лекция

 

 

 

 

Семинар дәрес

 

Диспут

Түгәрәк өстәл уены

34I. Теләгән теманы сайлап, аудитория каршында чыгыш ясау.

II. “Кеше тормышында матур әдәбия әсәрләренең роле” темасына әңгәмә оештыру.

Практик дәрес

 

Доклад белән чыгыш ясау

III. Электив курс буенча контроль төре: зачет.

Барлыгы: 34 сәгать

Программаның методик яктан тәэмин ителеше:

Электив курс программасы материалларын аңлатканда “Риторика”, “Стилистика”, “Әдәбият теориясе” китапларыннан файдаланырга була. Алар “Кулланылган әдәбият исемлеге”ндә күрсәтелде. Шулай ук компьютерлар ярдәмендә Интернет аша университет һәм институтлар китапханәләренә чыгып, тиешле материалларны эзләү мөмкинлеге дә бар.

 

Электив курс буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  1. Стилистика фәненең төп үзенчәлекләре, аның функциональ стильләре турында белергә.
  2. Матур әдәбият стиленең нигезен тәшкил итүче образлы сурәтләү чараларының аерым элементларын, троплар һәм стилистик фигураларның төрләрен аера белергә.
  3. Көнкүреш сөйләм теле белән әдәби телнең үзенчәлекләрен, лексика составын, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләрен аңлата белергә.
  4. Сөйләм этикасы нормаларын белергә.
  5. Үзләштерелгән белемне гамәлдә кулланырга.
  6. Курс ахырына укучылар “Стилистика” фәне буенча программмада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу — әдәби, фәнни-публицистик характердагы текстларны анализлау, стилистик сурәтләү чараларын кулланып, төрле жанрда иҗат итү һәм төрле темага телдән чыгыш ясый белү күнекмәләрен булдыру дигән сүз.
  7. Белемнәрне тикшерү зачет формасында үткәрелә, биш баллы билге кую системасы кулланыла.

 

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Габдулхаков В.Ф. Риторика. – Казань, Магариф, 2004.
  2. Актуальные вопросы грамматики и стилистики татарского языка. —  Казань, 1981.
  3. Хаков В.Х. Татар әдәби стиле (Стилистика). — Казан, 1999.
  4. Иконников С.Н. Стилистика в курсе русского языка, 7 – 8 кл. – М.: Просвещение, 1979.
  5. Кохтев Н.Н. Риторика, 8 – 9 кл. – М.: Просвещение, 1997.
  6. Михальская А.К. Основы риторики. Мысль и слово. 10-11 кл.  – М.: Просвещение, 1996.
  7. Солганик Т.Я. Стилистика русского языка, 10 – 11 кл. – М.: Дрофа, 1995.
  8. Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. – Казан: Таткитнәшр., 1980.
  9. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.
  10. Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Таткитнәшр., 1974.
  11. Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Таткитнәшр., 1983.